Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә үзбәк язучысы кыйналган


Язучы Йосыф Җуманың гаиләсе хәбәр итүенчә, язучы төрмәдә кыйналган һәм аңа табиплар ярдәме кирәк. Әтисе янына Каракалпакстандагы төрмәгә аның кызы Фирүзә барып кайткан. Ул әтисенең яраланган булуын, аягына көчкә баса алганын сөйләде. Җуманың хатыны, Голнара Олтыева, Азатлык радиосына, иренең бик ябыккан булуын әйтте.

Язучы Йосыф Җумага 50 яшь. Ислам Кәримовның яңадан президент итеп сайлануына каршылык белдергәннән соң ул 2007 елның декаберендә кулга алынган иде. Апрель аенда аны рөхсәтсез җыен оештыруда гаепләп 5 ел төрмәгә хөкем иттеләр. Аның улы Мәшрәб 3 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән.

XS
SM
MD
LG