Accessibility links

Президентлыкны озайту кануны Думага тапшырылды


Русия президенты Дмитрий Медведев президентлык мөддәтен озайту турында канун өлгесен Русиянең Дәүләт Думасына тапшырды.

Узган атнада үзенең беренче еллык юлламасында Медведев президентлыкны 4 елдан 6 елга кадәр озайтуны тәкъдим иткән иде. Медведевның үз мөддәтенә бу кагылмаячак.

Президент чагында Владимир Путин да Русиядә президентлык мөддәте 5-7 ел булырга тиеш, 4 ел - бик кыска вакыт, дигән фикердә торуын әйтте. Путин берүк вакытта шул ук кеше ике мөддәттән дә артык президент булырга тиеш түгел, дип белдереп килде.

Халык демократик берлеге рәисе Михаил Касьянов сүзләренә караганда, президент һәм Дәүләт Думасының мөддәтләрен озайтуның бер аермасы да юк. "Хәзерге җитәкчеләр тудырган вазгыятьтә моның бер аермасы да юк. Президент яки парламентны үзгәртү уенын ел саен яки 25 елга бер уйнап була," диде Касьянов.

Конституциядә барлыгы 3 маддә үзгәртеләчәк: 81нче -президентлык мөддәтен арттыру турында, 96нче - Дәүләт Думасы мөддәтен арттыру турында, 103нче - парламент вәкәләтләрен үзгәртү турында. Үзгәрешләр Думада һәм Федерация шурасында күпчелек тавыш алса гамәлгә керәчәк. Моңардан тыш аларны төбәк парламентларының өчтәи ике өлеше расларга тиеш.
XS
SM
MD
LG