Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хиҗап урынына милли күлмәк


Таҗикстандагы мөселман руханилар шурасы хиҗапны милли күлмәкләргә алмаштыру яклы булуын белдерде. Алар хиҗап Таҗикстандагы ислам төренә туры килми дигән фикердә.

Бу айда Таҗикстандагы дин әһелләренең рәсми очрашуында мөселман руханилар шурасы таҗик хатын-кызлары чит илдән кертелгән хиҗаптан йөрергә тиеш түгел, диде. Аның урынына алар таҗик милли күлмәкләренә күчәргә тәкъдим итә. Бу тездән түбән күлмәк һәм чалбар. Киемнең төсе һәм үлчәмен һәр хатын-кыз үзенә килештереп сайлый ала.

“Мин утырышта катнашмадым. Әмма башка дин әһелләре анда барды. Җыелышта әйтелгәнчә, кызлар чит илдән кертелгән хиҗаптан түгел, ә безнең милли киемнәрдән йөрергә тиеш. Чөнки бу безнең ислам төренә туры килми”, диде мөселман руханилар шурасының фәтва бүлеге җитәкчесе Кобилҗон Боев.

Күпчелектә гарәп илләре, Төркия һәм Ираннан кертелгән хиҗаплар Таҗикстан базарларында күп сатыла. Һәм ул таҗик җәмәгатьчелегендә әледән-әле төрле бәхәсләр тудыра. Чөнки узган елны университетлар һәм мәктәпләрдә хиҗаптан йөрү тыелды.

Мәгариф министрлыгының бу карарыннан соң кайбер студентлар университетны ташлап китте, министрлыкны мәхкәмәгә бирүчеләр дә булды. Ә кайберләре уку йортына килгәч яулыкларын салуга гадәтләнде.

Таҗиктсан чынлыкта мөселман иле буларак санала, чөнки анда Ислам мирасы һәм гореф-гадәтләре элеккедән үк сакланып килә. Шул ук вакытта 1991 елны бәйсезлек игълан иткәннән соң, Таҗикстан хөкүмәте илне дөньяви итәр өчен зур тырышлыклар куя.

Хәзер хөкүмәт хиҗапка каршы сәясәтне тагын да җәелдерергә уйлый. Дүшәнбе шәһәрендә шәхси кибеттә эшләүче Меһри күптән түгел җирле җитәкченең эштә хиҗап кимәскә боеруын әйтте.

“Ул җыелыш җыйды да кызларга баш киемнәрен салырга кушты. Мин менә кемгә зарланыйм? Кайда барып зарланыйм? Милициягәме?”, ди ул.

Таҗиклар исә хөкүмәт басымы аркасында, хиҗапка каршы сәясәткә иминлек шурасының да кушылуын әйтә. Әмма шулай да төрле тыюларга карамастан, яулыктан йөрүче хатын-кызларның саны азаймаган.

Дүшәнбедәге дин белгече Габдулло Раһнамо руханилар шурасы бәйсез дини оешма булып саналса да һәрвакыт хөкүмәткә якын торды һәм аның сәясәтен хуплады, ди. Хәзер исә алар хөкүмәткә дә каршы бармаска тырыша, шулай ук ислам кыйммәтләрен дә истә тотмакчы.

“Шура ясалма рәвештә төзелгән һәм анда танылган руханилар кертелмәгән. Җәмәгатьчелектә аларга карата ихтирам юк. Шул ук вакытта Таҗиктсанда җәмәгатьчелек арасында дәрәҗәсе булган дин әһелләре дә бар, әмма аларның рәсми статусы юк”, ди Раһнамо.

Хиҗап өлкәсендә Таҗикстан җәмәгатьчелегенең белеме һәм социаль дәрәҗәсенә карап фикере бик төрле. Мисал өчен, төньякта урнашкан Хоҗанд шәһәрендәге мәктәп җитәкчесе Фаизулло Фәйзиев хиҗап мәсьәләсе ничектер хәл ителергә тиеш, әмма аны сәясәт белән бәйләү дөрес түгел дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG