Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә талантлар үсә


"Сәлам" ансамбле егетләре
"Сәлам" ансамбле егетләре

Көзге каникулларның соңгы көннәрендә Омскида “Яңа йолдыз” дип исемләнгән балалар җыр бәйгесе үтте. Татар балалары өчен җыр бәйгеләре Омски өлкәсендә 2002 елдан бирле ел аралаш үткәрелеп килә.

Беренче җыр конкурсы 2002 елда өлкәнең Тара шәһәрендә узды. Ул табылган иде. Беренче, икенче конкурсларга балаларны асылда әти-әниләре, укытучылары алып килсә, соңрак авыл клублары, район мәдәният йортлары каршында балалар коллективлары барлыкка килә һәм балаларны алар белән шөгыльләнүче белгечләр алып килә башлады. Шулай итеп, җыр конкурслары оештыру Омски өлкәсендә балалар татар җыр сәнгатенең җанлануына китерде. Хәзер өлкәнең татарлар тупланып яшәгән районнарында балалар иҗат коллективы булмаган авыллар сирәктер. Хәтта әле ике ай гына элек татар клубы оешып эшли башлаган Муромцево район үзәгеннән дә нәни җырчы кызны – Яна Шәмсетдинованы алып килгән иделәр.
Беренче бүләк ияләре


Балалар татар җыр конкурсларында катнашучыларның саны гадәттә 60-тан 80-гә кадәр җитә. Быел бәйгенең икенче һәм өченче турында гына өлкәнең 7 районыннан һәм Омскидан 70-тән артык бала көч сынашты. Балалар яшь буенча икегә бүленеп – 5 яшьтән 10-га һәм 11-дән 16 яшькәчә, ансамбльләр һәм ялгыз башкаручылар номинацияләрендә ярыштылар. Аларның башкару осталыкларын 4 кешедән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Бәйгенең соңгы – йомгаклау өлешенә 18 ялгыз башкаручы һәм 7 ансамбль сайлап алынды. Иң көчле җырчылар быелгы бәйгедә Тара шәһәренең “Якташ” балалар клубыннан булды. Өлкән яшьтәгеләр арасында беренче бүләк Фәрит Курмановка тапшырылды һәм ансамбльләр арасында да Тараның “Якташ” клубы беренче урынга чыкты.

“Бүген ике кечкенә йолдызчык барлыкка килде”, дип жюри рәисе Наталья Беляева нәни җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итте. Алар – икесе дә “Мин әнигә булышам” дигән бер үк җырны башкарган балалар - Тара шәһәренең “Якташ” балалар клубыннан 5 яшьлек Рафаил Баширов һәм Колосовка районы Корсино авылы клубыннан 7 яшьлек Регина Мөхәмәдиева.

"Өмет" икенче урынга лаек булды
“Балалар татар җыры бәйгесе нәтиҗәләренә йомгак ясап, жюри рәисе Наталья Беляева, быел конкурс берникадәр югарырак дәрәҗәдә үтте, Омски өлкәсендә татар мәдәниятенең үсеш ала буруы бик яхшы, шулай да әле күп эшләргә кирәк, замана алга бара, башкару ысулларын да үзгәртүне дә тәлап итә”, дип кайбер киңәшләр дә бирде.

Җюри әгъзасы Әлфия ханым Дастанова: “Катнашучыларның күп булуы шатландыра, балаларның иҗат эше белән шөгыльләнүе яхшы, телне өйрәнәләр, халык җырларын онытмыйлар, киләчәктә катнашучылар тагы күбрәк булсын”, дигән теләген белдерде.

Конкурс барышында татар телен белү дәрәҗәсенә дә игътибар бирелде. Бүгенге көндә кайбер авыллардан килгән балаларның телне яхшылап белмәүләре ачыкланды. Аларның күпчелеге үзара рус телендә аралаша, шулай да татарча бирелгән сорауга татарча җавап бирәләр. Знаменка районының Кәчүк авылыннан килгән балалар исә туган телләрен бөтенләй аңламыйлар да икән. Коллективларының җитәкчесе Елена Аиткулова, балаларның рус телле булуларын, авыл катнаш, һәммәсе рус телендә аралаша, дип аңлатты.
Бүләкләү вакытында

“Гаиләләрдә үз туган телләрендә күбрәк сөйләшсеннәр иде әлбәттә. Мондый чаралар ешрак үткәрелеп торса, ата-аналар да туган телне өйрәтүнең кирәклеген аңлый башларлар, балаларның үз ана телләрен өйрәнергә ихтыяҗлары артыр иде”, ди Елена ханым.
XS
SM
MD
LG