Украинаның Югары Радасы спикерның вазифадан китү тәкъдимен яклап чыкты. Аның китүен “Төбәкләр фиркасе”, Литвинов блогы һәм коммунистлар теләде. Алар спикерны утырышларны алып барганда тарафсыз булмауда, әхлак нормаларын бозуда гаепләде.
Сентябрдә президент яклы “Безнең Украина – Халыкның саклануы” блогы вәкиле Арсений Яценюк “әфлисүн” коалициянең таркалуы сәбәпле вазифадан китүе турында гариза язган булган.