Сүз башлап, республика президенты әлеге юлламаның финанс кризис вакытында яңгыратылганын искә алды. Аның фикеренчә, “халыкара мөнәсәбәтләрне билгели торган институтлар хәзер финанс кризистан чыгу юлларын эзли. Русиянең 2020 елга кадәр социаль-икътисади үсешен билгеләгәндә, дөньяда финанс кризис башланыр дип уйланмаган. Шуңа күрә дә Дмитрий Медведевка 5 ноябрьдә федерация шурасы алдында күбрәк кризистан чыгу юллары турында сөйләргә туры килде”, ди Миңтимер Шәймиев.
Билгеле, Шәймиевнең юлламасында ниләр әйтелер икән дип фаразлаучылар күп булды. Берәүләр, аннан күбрәк финанс кризис турында ишетергә теләсә, икенчеләр, киресенчә үз чыгышында президент мөмкин кадәр күбрәк финанс кризисны читләтеп узарга тырышачак, дигән иде.
Шәймиев юлламада Казанны милли мәгариф һәм спорт башкаласы итәргә кирәк, ди.
“Бөтендөнья татар конгрессы, федераль милли мохтариятенә беренче чиратта Русиядә татарларның дәрәҗәсен арттыру өстендә эшләргә кирәк. Биредә җмәгарифтәге милли компонентны да искә алмыйча булмый. Безнең тарафтан хәзер бу канунны дөрес түгел дип табып, компонентны кире кайтару буенча эшләр башкарыла. Киләчәктә Казан мәгариф башкаласы булыга тиеш. Инде бүген Казан дәүләт университеты нигезендә мәгариф үзәге төзергә дигән фикерләр бар. Шулай ук киләчәктә мәгарифтә динне өйрәтү турында да уйланырга кирәк. Дингә өйрәтүче югары уку йортлары күбрәк булырга тиеш”, ди Татарстан президенты.
2008 ел Татарстанда гаилә елы булса, 2009 елны Татарстан президенты спорт елы буларак игълан итәчәкбез, ди. Казан Универсиада хокукын яулаганнан соң гомумән алга киткән спорт башкаласына әйләнеп бара, ди ул.
“2006-2008 елларда гына да республиканың 5 такымы Русия чемпионнары булды. “Ак барс”, “Динамо”, “Уникс”, “Синтез”, хәзер инде “Рубин”да үз тарихында беренче мәртәдә Русия чемпионы булып татарстанлыларны шатландырды”, ди Шәймиев.
Президент юлламасында яңгыратылган мәсьәләләр Татарстан сәясәтчеләрен әле озак кына уйланырга мәҗбүр итәчәк. Инде бүген кайбер сәясәт белгечләре Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Татарстан башлыгы Миңтимер Шәймив юлламасы арасындагы аерма турында фикерли. Мәсәлән, сәясәт белгече Наил Мөхәррәмовның бу ике юлламага карата мөнәсәбәте мондый.
“Президентның бу юлламасы бик көтеп алынды, чөнки агымдагы елда вакыйгалар бик катлаулы булды. Билгеле бу Кавказдагы кризис, аңа дөньякүләм финанс кризис өстәлде. Медведев белән Шәймиев чыгышын чагыштырып карасак, Русия президенты чыгышында игътибар күбрәк сәяси фәлсәфәгә юнәлтелде. Әйтик, бу азатлык, иҗтимагый кыйммәтләр, сәяси үзгәрешләр. Шәймиевнең чыгышы күбрәк төгәл мәсьәләләргә, республиканың агымдагы халәтенә багышланган.
Мин бу юлламада республиканың халыкара дәрәҗәгә лаек булуына игътибар иттем. Укытучы буларак, миңа Шәймиевнең Казанны мәгърифәт үзәгенә әйләндерергә кирәк дигән фикере ошады. Ягъни чит илләрдән Казанга студентларны китереп укытуга тиешле шартлар булдырырга. Әлбәттә бу юлламада икътисадка, социаль тормышка күп игътибар бирелде. Шәймиев кризисның барлыгын һәм аның никадәр мөһим икәнлеген аңлый. Әмма бу кризис әлегә югары ноктасына җитмәгән. Мондый чыгыштан соң хәзер бу өлкәдә нинди дә булса чаралар кулланылыр дип көтәм”, ди Наил Мөхәррәмов.
Юлламада Миңтимер Шәймиев республикадагы торак програмнарына да кагылды. Озак вакыт хөкүмәт кризис вакытында төзелеш күләме киметелмиячәк дип килсә дә, президент кризис вакытында телибезме, юкмы торак төзелеше 30% киметелергә мөмкин, ди. Әмма мондый авыр вакытларда да торак төзүне туктатырга ярамый, президент фикеренчә. Шулай ук Шәймиев Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын да югары бәяли. Авыл хуҗалыгы кризис вакытында республикада азык-төлек кәрзиненең бәясен арзан бәядә тотырга ярдәм итәчәк, ди.
“Кризис вакытында иң авыры алга киткән төбәкләргә туры килә. Чөнки нефть, газ бәяләре төшә. Моннан безнең республика зур югалтулар кичерә алачак. Шуңа күрә хәзер хөкүмәт мөмкин кадәр бюджет акчаларын экономияләп тотырга тиеш. Республикада ашыгыч рәвештә кирәк дип табылмаган төзелешләр әлегә туктатылып тора. Барлык объектлар да я премьер-министр, я президент рөхсәте белән генә башкарылачак”, диелә Шәймиев юлламасында.
Үз юлламасын Миңтимер Шәймиев һәр елдагыча “Без, булдырабыз!” дигән шигарь белән тәмамлады. Финанс кризис вакытында тырыш һәм акыллы татар халкы, барысын да булдырачак, ди Шәймиев.