Евразия икътисади берлек ( "ЕврАзЭс") оешмасы Үзбәкстанның бу берлектән чыгарга җыенуын раслады. "ЕврАзЭс" оешмасы идарәсендә Ташкенттан бу хакта рәсми хат килүен хәбәр иттеләр. Сәбәбе әйтелми.
Элегрәк Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов бу оешманың нәтиҗәлелеге юк дип әйткән иде. Оешмага Русия, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан керә.
Үктәбердә Европа Берлеге Үзбәкстанга кертелгән чикләүләрнең күбесен гамәлдән чыгарды. Алар Европа хакимиятләре тарафыннан Андиҗандагы чаулышлар һәм андагы кешеләрнең күпләп үтерелүе аркасында кертелде.
Элегрәк Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов бу оешманың нәтиҗәлелеге юк дип әйткән иде. Оешмага Русия, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан керә.