Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама президентлыгын Интернеттан башлый


Американың яңа президенты әле рәсмән үз эшенә керешмәсә дә, ул инде кайбер чаралар күрә башлады. Мисал өчен, Интернетта.

Барак Обама әле генә www.change.gov адресы белән яңа сәхифә ачып җибәрде. Анда инаугурациягә, ягъни рәсми төстә президент вазыйфаларын үтәүгә керешү тантанасына 69 көн (12 ноябрьдә) калды диелсә дә, сайланган президент үз эшен инде башлап җибәрә. Әлегә Интернетта.

"Бүген без җитди төстә, балаларыбызга калдырачак дөньяны хәзергесеннән әзрәк кенә булса да яхшырак итү эшен башлап җибәрәбез", дип белдерә анда Барак Обама. Шунда ук сайлау төнендә аның җиңеп сыкканнан ясаган чыгышын да карап була. Анда ул нәкъ менә шул үзгәрешләр эшен башлап җибәрүне вәгъдә иткән иде.

Мәгълүм ки, атна азагында Вашингтонда дөньядагы иң куәтле 20 илнең җитәкчесе очрашачак. Бу җыенны урыныннан китәргә әзерләнгән президент Буш оештыра. Обама анда катнашмаячак, әмма яңа сәхифәдә язылганча, очрашуга үз вәкилләрен - элекке республикан конгрессмены Дҗим Личне һәм элекке дәүләт секретаре Мэдлейн Олбрайтны җибәрә.

Барак Обаманың үзгәреш сәхифәсендә аның һәм вице-президент Байденның эшчәнлеге турында гына түгел, яңа администрациягә кемнәр керәчәген дә белеп булачак. Алай гына да түгел, теләүчеләр анда аерым урыннарга үзләрен дә тәкъдим итә ала.

Обаманың элек www.barackobama.com дигән сәхифәсе бар иде. Анда ул нигездә сайлауалды кампаниясен алып барды. Моңардан тыш Кушма Штатларның яңа президенты Facebook, MySpace, YouTube төсле популяр сайтларда да үз профильләрен булдырды.

Гомумән, яңа президент элеккеләре белән чагыштырганда бик заманча эш итә, халык сайлавында җиңәр алдыннан ул башта көндәшләрен Интернетта җиңде.

Барак Обама үз эшенә киләсе елның 20 гыйнварендә керешәчәк.
XS
SM
MD
LG