Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш мөфти тагын шаккатырды


“Комсомольская газета”ның Башкортстан кушымтасы баш мөфтигә сорау бирү өчен аларны халыктан җыйган иде. Мөфти Тәлгать Таҗетдин шуларга җавап бирде. Алар арасында шактый кызыклары да бар. Мәсәлән, мәчет кибетләрендә ни өчен урыс телле кызлар сәүдә итә дигән сорауга ул: “Башкорт, татар яшьләренең күпчелеге урыс телендә сөйләшә. Шуңа мин үзем дә вәгазьләрне урысча сөйлим. Урыс теле бездә дәүләт теле. Ә һәр тел ул — Ходай теле”, дип җавап биргән.

Зилә исемле бер кыз мөфтигә шундый сорау биргән: “Үзем башкорт кызы, ирем урыс милләтеннән. Үзем дә православ динен кабул иттем, шулай булуга карамастан, мәчеткә дә кергәләп йөрим. Бу дөресме?” Мөфти аңа: “Абсолют дөрес. Ходай бер”, дип җавап биргән.

XS
SM
MD
LG