Accessibility links

Кайнар хәбәр

Премьер бәйсез сәхифәләрне карауны тыя


Башкортстанның gремьер-министры Раил Сарбаев җитәкчеләрне бәйсез мәгълүмат чараларын карауны тыйган.

Бу турыда интернетның “Уфагуб” сәхифәсе хәбәр итте. Аңа караганда, хөкүмәт башлыгы киңәшмә вакытында бер хезмәткәрнең 68 тапкыр бәйсез сәхифәгә керергә тырышуын әйткән.

Аның кат-кат тырышуы республикада хакимият тарафыннан тыелу сәбәпле, сәхифәнең ачылмавы өчен. Сарбаев: “Андый чыганаклардан дөреслек эзләмәгез. Чүп-чар укытмау өчен сезне күбрәк эшләтергә кирәк”, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG