Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис давыллары


Дөнья финанс кризисы “җимешләре” Башкортстанга да килеп җитте.

Шуның нәтиҗәсендә, оптимизация дип, кыскартулар булачагын хәбәр иттеләр. 6 зур заводта 3 000 хезмәткәр кыскартылачак. Республикадагы 23 ширкәт, шуның 7-се Уфада, кризис сәбәпле, кыскача эш вакытына күчәчәкләр.

Бу анда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары да 3/1 тапкырга кыскарачак дигән сүз. Автомобиль сәнәгатенә караган берничә заводта эш тукталган да инде. Сәбәбе - алар җитештергән әйберләрне сатып алучылар булмау. Нәтиҗәдә җитештергәнннәрне саклар урын беткән.
XS
SM
MD
LG