Әлегә милли мәгълүмат чаралары өлкәсендә генә күпмедер үзгәреш күреп була. Мари республикасының мәдәният министрлыгы тау марилары телендә радио тапшырулар алып бару өчен акча бирергә булган.
Ноябрь аенда Мари республикасының Козмодемьянски каласында “Акпарс” студиясе эшли башлады. Ул “Марий Эл радио” милли радио кысаларында аерым иҗади берләшмә булачак. Ул тапшыруларын УКВ дулкыннарында алып бара.
Республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, тау марилары телендә тапшырулар дәүләт заказы белән эшләнә, чыгымнарның бер өлешен республика бюджетыннан каплыйлар. Шулай ук, аерым иганәчеләр дә ярдәм итә.
Хәзергә тапшырулар Козмодемьянски һәм Емешево авылларындагы тапшыргычлар аша гына бара, аннан соң хакимиятләр тапшыру даирәсен марилар күпләп яшәгән төбәкләргә кадәр киңәйтергә уйлый.
Шуның белән бергә, бу көннәрдә Мари эл республикасының башкаласында мари телендә “ Мари дөньясы” җурналы чыга башлады. Бу журналны чыгару карары VIII Бөтенмари корылтаенда кабул ителгән булган. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә,беренче санга жәйге авыл спорт ярышлары, Свердлау өлкәсендәге мари җәмгыяте, мариларның дине турында язмалар кергән.
Журналның тиражы - 3 мең данә, “Мари дөньясы” мари һәм рус телләрендә чыгарыла, ул милләт сибелеп яшәгән Русия төбәкләрендә бушлай таратылачак дип көтелә.
Мари халкы Татарстан, Башкортстан, Киров, Свердловски, Пермь өлкәләрендә яши. Соңгы җан исәп нәтиҗәләренә караганда, барлыгы Русиядә фин-угыр халыклары арасында марилар иң зур төркемне тәшкил итә һәм аларның саны 600 меңнән артып китә.
Мари милли хәрәкәте вәкилләре, республика президенты һәм республика хакимиятләре мари кадрларны кысрыклый, милли мәдәниятне үстерергә мөмкинлек бирми, дип даими тәнкыйть белдереп килде. Хәттә фин-угыр халыклары хәрәкәте аша бу мәсьәләне халыкара дәрәҗәгә күтәрә алды, сөйләшүләрдә Эстония, Маҗарстан һәм Финләндиянең катнашуына ирешә алды. Соңгы шундый каты сөйләшү Ханты-Мансида булды.
Мари милләте 3 субэтник төркемгә бүленгән, Иделнең биек ярларында яшәүче тау марилары, күпчелекне тәшкил итүче һәм Идел-Нократ буйларында тупланып яшәгән үзән марилары һәм Урал якларында яшәүче көнчыгыш марилары.
Мари әдәби теле тау һәм үзән марилары телләренә нигеләнеп ике төрле юнәлештә үскән.