Былтыр Татарстан фәннәр академиясендә гаилә һәм демография мәсьәләләрен тикшерүче үзәк барлыкка килгән иде. Әлеге конференциядә бу үзәкнең ниләр эшләгәне дә билгеле булды. Чара, республикада үтүче гаилә елы белән дә бәйләнгән иде. Демография мәсьәләләре гаиләгә турыдан-туры бәйле.
Республикада туу һәм үлем мәсьәләсенә килгәндә, 2008 елның алты аенда 2000 кешенеж икесе үлеп баруы теркәлгән. Бала туу соңгы вакытта арта икән. Медицина хезмәткәрләре белдерүенчә, быел кан әйләнеше, ашказаны, сулыш органнары белән бәйле авырулардан үлүчеләр саны арткан. Былтыр исә бу күрсәткеч кимегән булган. Шул ук вакытта 100 мең бала табучы әнинең 19-ы үлә. Бу башка илләр белән чагыштырганда шактый югары күрсәткеч.
Татарстанда яшь парларның кавышу һәм аерылышу мәсьәләсе дә өметләндерми. Быел 1000 өйләнешкән парның 527 аерылган. Узган ел да шул тирә булган.
Конференциядә исә демографик кризис, туу һәм үлем мәсьәләләре генә түгел, ә Русия дигәндә нинди милләтнең күз алдына килүе турында да сүз булды.
Бу җыелышта үзбилгеләү белән демография арасында бәйләнеш турында Русиянең идарә итүне тикшерү үзәге җитәкчесе, сәясәт фәннәре докторы Степан Сулашкин сөйләде.
“Үзбилгеләү теге яисә бу милләтнең кимүе һәм артуы гына түгел. Русияләр дигәндә урысларны гына истә тотарга ярамый. Русияләрнең йөзе төрле, чөнки биредә күп милләт бергә җыелган. Шуңа күрә илдәге демографик хәлне анализлаганда туу һәм үлү күрсәткечләренә генә түгел, ә кешенең үзен кем дип тану мәсьәләсенә дә игътибар итергә кирәк”, диде ул.
Кем үзен кайсы милләт вәкиле дип саный? Бу мәсьәлә Татарстанга яхшы таныш. Халык санын исәпкә алу вакытларында татарларның бер өлеше үзләрен урыс, яки башка милләт вәкилләре итеп таныганга берникадәр гауга да күтәрелеп алган иде. Сер түгел, күрше Башкортстан республикасында да әлеге проблема кискен тора. Бу җыелышта мондый күңелсез күренешләр турында Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Мирфатыйх Зәкиев сөйләде.
“2002 елгы халык санын исәпкә алку вакытында теге яисә бу милләттәгеләрнең санын арттыру максатыннан кайбер җитәкчеләр, милли, мәдәни, психологик сәбәпләрне исәпләмичә, кемнәрнедер башка милләттән дип язып буталчык уятты. Күпләр замана татарларын чыгышы белән борынгы вакытта күп кенә халыкны изеп, зур гына дәүләтләрне яулаган татар-монгол кабиләләренә бәйли. Шуңа бүгенге көндә дә әле татарларга нәфрәт белән караучылар бар", диде.
Татарлар хәтта үзара да бу мәсьәләне хәл итә алмый. Халык санын алган вакытта да мишәр, керәшен, себер, кырым татарлары еш кына үзләрен татар гына түгел, ә нинди татар икәнлеген язарга тели. Моңа рөхсәт бирелмәгәч, билгеле күбесе үч итеп үзләрен урыс дип язды. Мондый хәл күрше Башкортстан республикасында да күзәтелә. Биредә элегрәк башкортлар саны республика халкының яртысыннан кимерәк булса, хәзер ул күпкә артык. "Монда шулай ук күпләп татарны башкорт дип яздыру галәмәте күзәтелде”, ди Мирфатыйх Зәкиев.
Русиянең төрле төбәгеннән җыелган белгечләр Казанда берничә көн дәвамында демография мәсьәләләрен тикшерү белән шөгыльләнәчәк.