Буш сәясәтеннән туйган американ халкы, 4 ноябрьда "үзгәрүгә" тавыш бирде. Сайлауда зур югалту кичергән Републиканнар ягында исә хәзер хаталарны кабул итеп, 2010 елдагы сайлауда кешеләрне яңадан җәлеп итү максаты тора.
Републиканнар партиясенең стратегиясен белгеләүче Давид Джонсон, партиянең конгресста 25-тән артык урын югалтуының сәбәбе турында анык фикергә килгән: "Сайлау көне, халыкның Буштан баш таруын күрсәтте", ди ул.
Джансон фикеренчә, Бушның халыкка бирелгән вәгъдәләрен 7 ел буена үтәмәве, ахырда ачуланган сайлаучыны партиядән чикләшергә этәрде.
Джансон, партия күзлегеннән караганда, Бушның хөкүмәтне "гадәте консерватив" кебек җитәкләве көтелә иде, ди. Ягъни, хөкүмәт чыгымнарын кысу, салымнарны киметү һәм карар кылганда бары тик теркәлгән партия әгъзалары гына түгел, шул ук вакытта халык таләпләренә дә игътибарлы булу максатлары куелырга тиеш иде, ди.
"Джордж Буш, бары тик үз фикерләрен яклаган кешеләрнең генә булуын теләде. Әгәр кемдер аның фикере белән килешмәсә, хәтта консерватив карашлы булса да, Буш аларның яклавыннан баш тартты. Шул ук вакытта ул консерватив републиканнарның төп кагыйдәсен дә онытты. Ягъни салымнар киметелә икән, димәк чыгымнар да киметелергә тиеш. Әммә Буш хакимияте элекке хакимиятләрне дә уздырды, чыгымнар бик күпкә артты", ди Джансон.
Партия эчендә күп төрлелек
Републиканнар партиясенең элекке башлыкларыннан Рич Бонд, Давид Джонсонның бу сүзләре белән килешә. Ул Барак Обаманың зур җиңү яулавын хуплый. Ләкин Бонд Обаманың җиңүенең асылында демократлар алга куйган сәясәттән бигрәк, халыкның Буш сәясәтеннән туйган булуы этәргеч булды, ди. Бу исә халыкны альтернатив партиягә тартты.
Бонд, әгәр дә партия үзен яңарта алса, бу югалту 2010 елдагы сайлауда яңадан кайтарылырга мөмкин дигән өметтә тора. "Әгәр дә бер ел эчендә халык икътисадның яхшырмавын һәм Гыйрактагы хәрбиләрнең кире кайтарыла башлавын күрсә, алар өметләренең акланмавын күреп Обама хакимиятеннән баш тартачак", ди Бонд
Бу очракта партия үзенә яңадан ничек җәлеп итә алыр?
Бу очракта Джонсон белән Бонд беренчел максат буларак партия әгъзалары санын арттырганда күп төрлелекне дә истән чыгармау кирәклеге турындагы фикер белән дә килешә.
Чөнки Обама бу сайлауда илдәге башка милләтләрне үзенә җәлеп итә алды. Америкадагы испан, азия асыллы һәм каратәнле американнар Обамага тавыш бирде.
Ләкин републиканнар ягында, Джон Маккейн һәм Сараһ Пейлин чараларында катнашучыларның күпчелеге диңгез буендагы актәнлеләр иде.
Републиканнар күп төрлелектән кала, Обама сайлау чараларында заманча мөмкинчелекләрдән файдалануына да игътибар юнәлдерә.
Сайлау чаралары һәм технология
Обама төркеме сайлау чараларында интернет технологиядә өр-яңа мөмкинчелекләрдән файдаланды. Анда адвокат кебек кешеләр аралаша торган социаль сайтлар кулланды. Партиягә ярдәм күрсәтергә теләгән кешеләрне бу сайт аша табып, чаралар барышында барлык сайлаучыларга соңгы яңалыклар турында даими хәбәр биреп торды.
Мәсәлән, Обаманың Җой Биденне ярдәмче итеп билгеләве сайлаучыларга смс хәбәр аша җиткерелде. Халык чаралар турында көндәлек яңалыклар белән гел якыннан танышып килде.
Джансон, партия буларак республиканнар да сайлау чараларында инде искегән юнәлеш белән түгел, ә яңача техлоногик мөмкинлекләрдән файдалана билергә тиеш иде, ди.