Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кредитны кайтармау гадәткә әйләнә


Чөнки финанс кризис сәбәпле күпләрнең эш хаклары кими, хезмәт урыннарын югалтучылар да бар. Банкларны бу борчуга сала.

“Камкомбанк" хезмәткәре Гүзәл Ибраһимова әйтүенчә, кешеләрнең керемнәре кими барган саен аларның түләүдән качу очрагы арта.

“Кризис банк өлкәсенә генә түгел, ә башка тармакларга да җәелде. Җитештерү һәм сату кими, төзелешләр туктатла. Кешеләр алдан планлаштырган керемнәрен ала алмый. Һәм шул сәбәпле кредитны түли алмау куркынычы күбәя”, ди банк хезмәткәре.

Әлбәттә Русиядә кредит түләүдән качып йөрү шактый таралган. Хәтта күп банклар шуны истә тотып кредит алучыларга күренми торган өстәмә процентлар да куялар. Нәкъ шул ачыктын-ачык күренми торган процентлар кредит алган халыкны аптырашта калдыра. Чөнки нәтиҗәдә түләнәсе кредит бәясе чынлыкта алар исәпләгәннән югарырак булып чыга.

Инде банк куйган бәяне “күтәрә” алмаганнар төрле хәйлә юлларына барырга мәҗбүр, кризис башлангач бигрәк тә.

Гүзәл Ибраһимова әйтүенчә, кредит алучы затлар арасында әле акчаны кайтармаучылар алай күп түгел. Ә менә оешмаларның инде түләү белән кыенлыклары килеп туган.

“Кризис күбрәк төзелеш өлкәсенә зур зыян китерде. Шуңа аларның түләү проблемалары чыкты”, ди ул.


Җитмәсә кайбер банклар яңа кредитка гына түгел, ә элек алганнарына да процентларны арттырган. Моны истә тотмаган кешеләргә бу өстәмә авырлыклар китергән. Һәм күпләр банклардан качу, түләмәмс өчен алдау юлын эзли башлаган.

Шуңадыр Русия Дәүләт Думасы “Банклар турындагы” канунга үзгәрешләр кертү чараларын күрә. Депутатлар кредит алучыга алдан ук бөтен түләнәсе бәя әйтелергә тиеш дигән фикердә тора. Һәм бу канун проекты инде өченче укылышта кабул ителде. Хәзер аны президент һәм федерация шурасы имзаларга тиеш.

Әмма әлегә кредитларын кайтара алмау яки кайтарырга теләмәүчеләр банклардан качып йөрүне бердән-бер чара дип саный. Хәтта паспортындагы исем-фамилияләрен алмаштыручылар, милекләрен балалары исемнәренә күчерүчеләр һәм тагын төрле юллар уйлап табучылар бар икән.

Гүзәл Ибраһимова әйтүенчә, финанс кризис сәбәпле банклар кредит алганнарның хәленә керергә әзер, чөнки башка чара юк. Кредит түләү вакыты озайтылырга яки башка шартлар каралырга мөмкин.

Ә яңа кредит алучыларга хәзер шартлар кырыслана.

“Банк процентлары 1-4% кадәр артты. Әлбәттә бу нинди процент булуга да карый. Ипотекага ул әлләни артмады – 1-2%. Ә гадәти кредитка 4% кадәр җитә”, ди Ибраһимова.
XS
SM
MD
LG