Ницца: Европа Берлегенең тышкы эшләр буенча югары рәсмие Һавиер Солана, Иран белән атом програмы тирәсендәге низагны чишү максатында кыска вакыт эчедә яңа сөйләшүләр башлану ихтималы бар, дип белдерде.
Солана, Франциянең Ницца шәһәрендә булган АКШ-Русия сөйләшүләре алдыннан ясаган чыгышында, Иран Югары иминлек шурасы генераль секретаре һәм атом сөйләшүләре башлыгы Сәгыйт Җәлили белән, бу җәйдә булган сөйләшүләрне дәвам иттерү мөмкинчелеге турында сөйләде.
Солана шулай ук бу хакта рәсми бер карар кылынмавын да белдерде.
Җәлили, Ирандагы атом програмы һәм бу мәсьәләдә көнбатыш белән булган сөйләшүләр турындагы фикерләре турындагы хатны, 6 октябрьда Соланага җибәргән иде.
БМО иминлек оешмасы, сентябрь аенда чыгарган соңгы карарында, Иранны атом тырышлыкларын туктатырга чакырган иде. Яңа чикләүләр кертү каралмаган карарда, Тәһран хакимиятеннән элекке кертелгән 3 чикләүдәге таләпләрне үтәве соралган иде.
Тарафлар соңгы тапкыр 16 июльдә Швецариянең Женева шәһәрендә, АКШ вәкиле Виллианм Бурнс катнашлыгында атом тырышлыклары турында сөйләшүләр булган иде.