Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Талибан җитәкчелегенә иминлек гарантияли


Әфган президенты Хәмит Карзаи, әгәр дә Талибан җитәкчесе Гөмәр Мулла Әфганстанда тынычлык урнаштыру турында сөйләшергә теләсә, аңа иминлек гарантияләнәчәк диде.

Карзаи журналистлар белән очрашуда, Гөмәрдән сөйләшү теләге турында ишетсә, аны саклау өчен һәрнәрсәгә барырга әзер булуын әйтте.

Карзаи халыкара җәмәгатьчелек моны кабул итәргә, яки илдән китәргә тиеш диде.

Талибан гыйсъянчылыгы көчәя барганда, уртачыл Талибан җитәкчеләре белән сөйләшүләр мөмкинлеге Әфганстан хөкүмәтендә дә, аның беректәшләрендә дә карала.
XS
SM
MD
LG