Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хакимият яклы яңа фирка төзелде


"Правое дело" фиркасенең оештыру корылтаенда партиянең низамнамәсе һәм җитәкчелеге расланды.

Фирканең федераль сәяси шурасына 33 кеше, шул исәптән 3 рәистәш – Леонид Гозман, Борис Титов һәм Георгий Бовт керә.

Партия оештыру карары бүген Мәскәүдәге корылтайда расланды.

Яңа фиркагә шимбә көнне таралган 3 либераль оешма – "Уң көчләр берлеге", "Гражданская сила" һәм "Русия демократик партиясе" керә.

Яңа фирка үзенең иң кечкенә максаты итеп 2011 елгы парламент сайлауда Дәүләт Думасында үз фракциясен булдыруны атады.
XS
SM
MD
LG