Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин кабат сабырлыкка өнди


Тәлгатъ хәзрәт Таҗетдин губернатор Петр Сумин янында. Губернаторның рәсми сайты фотосы.
Тәлгатъ хәзрәт Таҗетдин губернатор Петр Сумин янында. Губернаторның рәсми сайты фотосы.

Тәлгатъ Таҗетдин Магнитогорски каласында муллалар белән очрашкан һәм халыкны кризис вакытында сабыр булырга өндәгән.

“Чиләбе һәм Курганнан муллаларны Магниткага җыйдылар. Уфадан килгән мөфти аларны бүгенге кризис чорында халыкны сабырлыкка өндәргә чакырды”, дип сөйли Магнитогорскида яшәүче Мөслимә Шәфыйк.

Металлурглар шәһәре кризиска керә

Магниткада бүген 28 меңнән артык татар яши. Сан буенча руслардан кала икенче. Шактый башкорт та бар. Алар арасында данлыклы Магнитогорски металл кою комбинатында эшләүчеләре күп. Шәһәрдә яшәүчеләр руда эшкәртү һәм метал җитештерүчеләр авызына карап тора. “Комбинатта кыскартулар бара. Кешеләр эшсез калудан бик курка. Финанс һәм икътисади кризис тормышка тәэсир итә башлады“, ди ул.

Кризисны сабыр гына, “Хизбут-әт-Тахрир”ны кискен итеп

Мөслимә Шәфыйк комбинат җитәкчеләре һәм шәһәр мэры, губернаторның халыкны тынычландыру сәясәтен алып баруын әйтә. Уфа мөфтиен дә Чиләбегә губернатор Петр Сумин "мөселманнарны тынычландырырга" чакырды, ди ул. Тәлгатъ хәзрәт Таҗетдин “Хизбут-әт-Тахрир” хәрәкәтенә каршы да муллаларны хөкүмәт белән бергәләп көрәшергә өндәгән. Бу очракта сабырлык түгел, кискен көрәш таләп ителә икән.

Ап-ак чалмадан ишанның 175 еллыгына

Мөслимә Шәфыйк мөфтинең “ап-ак затлы чалмадан” килүен әйтте.

Мөслимә ханым шулай ук мөфтинең “искитәрлек матур итеп, ап-ак затлы чалмадан” киенеп килүен әйтте. Уфа мөфтие Уралда Үзәк диния нәзарәтенең 220 еллыгын, Троицкида яшәгән суфи лидеры ишан Зәйнулла Рәсүловның 175 еллыгын да билгеләп узган.

Мәхәлләләр саны ун тапкыр арткан

Мөфти Чиләбе өлкәсендә ун елда теркәлгән мәхәлләләр саны ун тапкырга артуын да сөйләгән. Берочтан Урал федераль округындагы вәкиле Ренат Раевны да мактаган. Анысы Таҗетдингә бәйле. Урал төбәгендә Уфага түгел, ә Русиянең Азия өлеше мөселманнары мөфтиятенә бәйле мәхәлләләр дә бар.

XS
SM
MD
LG