Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы АКШ хәрбиләре турында килешү төзелде


Багдадта илдә АКШ гаскәрләре турында килешү төзелде. Аңа Гыйрак тышкы эшләр министры Хошияр Зебари һәм АКШ илчесе Райан Крокер кул куйды. Килешү нигезендә АКШ Гыйрактан үз хәрби көчләрен 2011 елның декаберенә кадәр чыгарырга тиеш. Килешү гамәлгә керсен өчен аның Гыйрак парламенты тарафыннан раслануы шарт. Парламентта тавыш бирү 24 ноябрь булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG