Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Сибай хакимиятенең сабагын укытты


Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров Сибай район хакимияте башлыгы урынбасары һәм җирле милиция түрәләре белән очрашып, аларның сабагын укыткан.

8 ноябрьда Сибайда каршылык акциясе үткән иде. Анда Хәйбулла районыннан китерелгән башкорт яшьләре Сибайдан дәүләт думасына сайланган депутатлар: Павел Крашенинников белән Андрей Назаровларга һәм федераль үзәккә каршы дәгъва белдергән иделәр. Алар: “Федераллар, Башкортстаннан кулыңны ал!”, “ Без сезгә Чечня түгел!”, “Дәүләт Думасы депутатларын - җаваплылыкка!”, “Сезне халык сайламады!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр белән коралланган иде.

Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров шушы көннәрдә Сибайда булып китте. Ул үзе белән бер төркем Мәскәүдән килгән журалистларны да иярткән иде. Депутат район хакимияте башлыгы урынбасары һәм җирле милиция түрәләре белән очрашып, аларның сабагын укыткан.

Каршылык чарасын район башлыгы урынбасары Камил Искуҗин күзәтеп һәм озатып йөргән иде. Ул депутат белән очрашудан соң каты авырып хастаханәгә кергән. Депутат райондагы бизнесына кагылсалар, сабакларын укытырга ышандырган.
XS
SM
MD
LG