Accessibility links

Ксенофобиядән 114 кеше зыян күргән


Мәскәү кеше хокуклары үзәге җитәкчәсе Александр Брод сүзләренә караганда, милләтара нәфрәт нигезендә быел Русиядә 260лап һөҗүм булган. 114 кеше җәрәхәтләр алган. Һөҗүмнәр иң күп Мәскәү, Петербур шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә булган.

Һөҗүмнәр чыгышы белән Үзәк Азия, Кавказ милләтләре вәкилләренә, шулай ук русларга булган. Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, ксенофобия өчен быел 170тән артык кеше хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG