Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урланган нефть көймәсе Сомали ярына килеп җитде


Найроби - Сомали пиратлары тарафыннан урланган, чи май ташыган 100 миллион доллар кыйммәтендәге Согүд Гарәбстаны көймәсе Сомали ярларына килеп җитүе хәбәр ителә. Көймәдә эшләгән 25 кешенен исән булуы белдерелде.

Сириус Стар дип аталган нефть көймәсе беренче тапкыр март аенда сәфәргә чыккан иде. Американ хәрби рәсмиләре, Сомали пиратларынын бу юлы зур Согүд Гарәбстан нефть көймәсен урлавы, моңа хәтле күрелмәгән зур бер вакыйга дип бәяли. Якынча 2 миллион мичкә чи май ташыган нефть көймәсе, сомалиле пиратлар тарафыннан урланган иң зур көймә.

Көймәгә, шимбә көнне, көнчыгыш Африка ярларына 830 чакрым ераклыкта барганда һөҗүм булган иде. Сомали пиратлары быел 90нан артык көймәгә һөҗүм ясады. Хәзергәчә бу һөҗүмнәрнең күпчелеге Адән култыгы тирәсендә бара иде. Бу юлы һөҗүм бүтән җирдә һәм дәү бер көймәгә булды.



XS
SM
MD
LG