Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кризистан курыкмый, әмма эшсезләр арта


Дөнья финанс кризисы Татарстанның сәнәгать ширкәтләренә дә килеп җитте. Татарстанда кризис сәбәпле 6 мең кеше эшсез калган.

1998 елда Русиядә финанс кризисы вакытында халык, акча бәясен югалта дип, кибетләрдә товар алырга чират торса, хәзер күпләр мәшгульлек үзәгенә агыла. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 6000 кеше эшсез калган. Элек массакүләм мәгълүмат чараларында икътисадчы, юристлар күп, эшчеләр кирәк дип, языла һәм сөйләнә иде. Хәзер тегеләре дә, болары да эшсез утыра. Банк хезмәткәрләре саны кыскартыла, сату-алудагы менеджерлар да эшсез, төзелешләр ябыла. Дәүләт җитәкчеләре, ширкәт башлыклары кризис турында сүз чыккан саен бу кыскартуларны кризис галәмәте дип түгел, ә ел саен була торган кулайлаштыру нәтиҗәсе дип атый.

Шуңа карамастан, икътисад белгечләре республика сәнәгать ширкәтләренең бүгенге хәлләренең авыр булуын әйтә. Бүген кризис алдында көчсез калган ширкәтләр исемлегенә “Казаньоргсинтез”, “КамАЗ”, “Татхимфармпрепараты”, “POZIS” керде.

“POZIS” ширкәте башлыгы Геннадий Емельянов белдергәнчә, 6 мең ярым хезмәткәрдән 700-дән артыгы кыскартыла. Беренче чиратта пенсионерлар лаеклы ялга җибәреләчәк. Сәнәгать әйләнешенә килгәндә исә, бу өлкәдә ширкәтнең кыенлыклары юк, ди Емельянов.

Финанс кризисы галәмәтләре башлангач дөньяга танылган Чаллыдагы машина төзү ширкәте “КамАЗ” да кайбер чаралар күрергә мәҗбүр булды. Башта 5 көнлек эш атнасы 4 көнгә калды. Хәзер исә 3 көнлеккә калдыру турында сүз бар. Әзер машиналар санына килгәндә, октябрь аенда 2600 машина җыелган. Августа исә бу сан ике тапкыр күбрәк булган. “КамАЗ” җитәкчеләре ширкәтнең кризис кичерүен яшерми. Бүгенге көндә ширкәт быел куйган планыннан күпкә калышып бара. Чираттагы мөдирләр шурасы утырышында, “КамАЗ” ширкәтләрендә эшләүчеләрне тагын 10%-ка, ягъни 5 мең кешегә кыскартырга дигән фикергә килгәннәр. Бу хәлләрдән соң, ширкәт эшчеләре Чаллыдагы мәшгульлек үзәгенә агылды. Биредә аларга 7 мең эш урыны табарга вәгъдә иткәннәр итүен...

Озак еллар дәвамында күпләрне яхшы хезмәт хакы белән җәлеп иткән “Казаньоргсинтез” ширкәте дә бүгенге көндә кыенлыклар кичерә дигән мәгълүмат бар. Ширкәт җитәкчелеге эшчеләрне кыскарту булмаячак дип ышандырса да, рәсми булмаган мәгълүмат чараларында “Казаньоргсинтез”дан 3000-гә якын кеше эштән чыгарылачак, алар кисәтелгән дигән гайбәтләр йөри.

Кризис сәнәгать кенә түгел сәүдә үзәкләре эшчәнлегенә дә комачаулый. Казанда илкүләм танылган “Рамстор” Мәскәү кибетләре челтәре ябылачак дигән хәбәр таралды. 18 кибетнең бәясе 110 миллион доллар бәяләнә.

Татарстандагы кайсы ширкәттә кризис йогынтысы нык сизелер, кайсына алай ук тәэсир итмәс, монсын вакыт күрсәтер. Шунысы билгеле, финанс кризисы вакытында күпләргә каешларын кысарга туры киләчәк. Русиянең “Җир” мәгълүмат агентлыгында халыкара хезмәт бүлеге башлыгы Хуан Сомавия, бу кризис вакытында дөньяда 200 миллион кеше эшсез калырга мөмкин, дип фаразлый.

Рәсми мәгълүматларга караганда агымдагы елның октябрендә барлыгы 1000-гә якын ширкәт үзендә эшләүчеләрнең санын киметү турында игълан иткән. Финанс кризисы вакытында Русиядә әлегә якынча 45 мең кеше эшсез калачак, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG