Accessibility links

Женевада Русия-Грузия сөйләшүләре бара


Русия, Грузия һәм аның Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары август аендага сугыш нәтиҗәсендә чыккан качаклар проблемасы һәм иминлек турында сөйләшер өчен Женевада очраша. Сөйләшүләр рәсми җыелыш шәклендә түгел, аерым кечкенә төркемнәрдә бара, дип хәбәр ителә. Арадачшы вазифасын Европа Берлеге, БМО һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре башкара. Сөйләшүдә шулай ук АКШ катнаша.
XS
SM
MD
LG