Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бахмина Мәскәү өлкәсенә күчерелгән


Җәзаларны үтәү федераль идарәсе вәкиле, "ЮКОСның" элекке юристы Светлана Бахмина Мәскәү өлкәсе хастаханәсенә күчерелгән, дигән хәбәрне раслады. Ике бала анасы, тиздән өченче бала көткән Бахмина икътисади җинаятьләрдә гаепләнә. 2006 елда ул 6 ел ярымга төрмәгә хөкем ителде. Интернетта аны иреккә чыгаруны сорап президент Дмитрий Медведевка имза җыю бара.
XS
SM
MD
LG