Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйланырга бер этәргеч


Милли компонент мәсьәләләренә багышланган бөтен Русия киңәшмәсенә 50 дән артык мәгълүмат чарасы вәкиле килде.

Әйткән сүз- аткан ук, ди халык. Әмма бу атылган укны хәдәфнең үзәгендәге ноктага барып җиткәнче ук юнәлешен үзгәртергә, яки тизлеген киметергә тырышу бүгенге көн мәгълүмат чаралары өчен гадәти күренеш, мөгаен.
Шуңа күрә, 18 ноябрь көнне Татарстан дәүләт шурасында мәгарифтә милли компонент мәсьәләсенә багышланган Русия күләмендәге җыелышны ана теле язмышы өчен нык борчылучылар, берәр телеканал тагын кыек-мыек итеп әйтмәсә ярар иде, дип карады.
“Мин бүген республикада эшли торган “Эфир”, “Казан”, “Яңа гасыр” һәм “Татарстан” телерадиокомпаниясенең бу җыелыш хакында ничек бирүләре белән кызыксындым. Бөтен телекомпанияләр журналистларына хас бер әйбер булды- алар бу мәсьәләне аңлап яктыртты. PR ясау да, пычрату да булмады. Хәтта дәүләтнеке булмаган каналларда да проблеманың асылын аңлатырга тырышу сизелде. Татарстан карашын да, федераль үзәк позициясен дә аңлата белделәр. Милләтләрнең теле сакланырга тиеш дигән әйбер һәрбер тапшыруда кабатланды. Ул тапшыру урыс телендә булсынмы, татар телендә булсынмы, сюжетның нигезенә салынган иде. Бу тапшыруларны караганда журналистларда фикер берлеге тойдым”, ди Татарстан дәүләт шурасында матбугат үзәге хезмәткәре Чулпан Әхмәтова.
Татарстан дәүләт шурасында узган утырыш һәм төрле җыелышларга федераль мәгълүмат чаралары да битараф түгел. Чөнки Казанда аларның бик күбесенең, “Итар-Тасс”, РИА “Новости”, “Интерфакс” һәм башкаларның махсус хәбәрчеләре эшли. Ә бу җыелышка исә, Чулпан Әхмәтова әйтүенчә, “Московский комсомолец”, “Вести образования”, “Учительская газета” үз вәкилләрен беренче тапкыр Мәскәүдән үк җибәргән иде.
Билгеле булганча, федераль басмалардан “Коммерсантъ” һәрвакытта да үзенең башкалардан өлгер икәнлеген күрсәтә. Соңгы санында ул “У Минтимера Шаймиева меняется тон” дигән мәкалә бастырган. “Кичә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Мәскәү тарафыннан эшләнгән һәм милли мәгариф үзенчәлекләре белән хисаплашмаган яңа укыту стандартларын кискен рәвештә тәнкыйтьләде. Әгәр дә бу стандартларны республикага кертергә мәҗбүр итәләр икән, хәтта Татарстан конституциясендәге кайбер матдәләргә үзгәрешләр кертү өчен республикада референдум үткәрү белән дә янады”, дип яза “Коммерсантъ”.
Һәм Шәймиевнең кискен белдерүләренә карата сәяси технологияләр үзәге мөдире урынбасары Георгий Чижов фикерен дә китерә.
Чижов фикеренчә, Шәймиев “үзәк белән оста итеп сатулаша белә”. Аның кискен белдерүләре икенең берсе булырга мөмкин. Я Шәймиев “барсын да яхшы итеп үлчәгән, үзәк алдында ул хәзер шундый итеп сорау куя һәм бу кискен реакциягә җавап булмаячагын аңлый”. Яки “Мәскәүдән үзенең президентлык вакыты бетү якынлашу турында хәбәр алган”,- дип яза Чижов фикерләрен “Коммерсантъ” журналистлары.
“50-дән артык журналист күзәтте. Шуларның 14-е федераль матбугат чарасы иде. Үзебезнең матбугат чараларына килгәндә битараф калган бер генә газета да, электрон чыганак та булмады”, ди Әхмәтова.
Күпләр үткен телле дип бәяләгән, бәйсез “Вечерняя Казань” газетасы бу киңәшмә вакытындагы иң кискен фикерләрне үз мәкаләсенә алган. “… вәзгыять бик борчулы. Әгәр мәгариф турындагы федераль канунга милли-төбәк компоненты кире кайтарылмаса, Татарстан хакимиятләренең “конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүдән кала башка юлы юк һәм бу эш отышлы булачак”, дип белдерде Шәймиев”, дип яза “Вечерняя Казань”. Шул ук вакытта бу газета Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевнең октябрь аенда әйткән сүзләрен дә китерә. Ул вакытта министр дәүләт шурасындагы утырышта, ата-аналар мәктәптә өйрәнгән татар теленең башка җирдә кирәге булмауны сылтау итеп ана теле сәгатьләрен арттыруга каршы, дип белдергән иде.
“Халыкка да фикер тупларга, уйланырга бер этәргеч булды. Менә бүген безнең хезмәттәшләргә бер такси йөртүче, ул үзе безнең милләт вәкиле түгел, бу хакта бер каналдан карап үзенең тискәре фикерен белдергән. Янәсе, бөтен кеше дә татарча белергә тиеш дип сөйләделәр, бу дөрес түгел дип, үз фикерен белдергән. Ул кире фикерен сөйләсә, аның бит әле дөрес итеп уйлаган кешесе дә күп. Димәк, караганнар, халык арасында да үзенә күрә бер шау-шу тудырган дип уйлыйм”, ди Чулпан Әхмәтова милли компонент мәсьәләсенә багышланган киңәшмәнең мәгълүмат чараларында яктыртылуы хакында.
XS
SM
MD
LG