Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат мандатсыз калырмы?


Казна кабул ителгән һәм башка кайбер мәсьәләләр каралган парламент утырышында көн тәртибен бозып бер депутат Русия парламенты депутаты Андрей Назаровның мандатын алу кирәклеген күтәрде.

Ул Башкортстан парламенты депутаты Михаил Бугера. Хәбәр итүебезчә, ул Радий Хәбиров кешесе буларак, Башкортстан хакимияте Андрей Назаровка даими басым ясап тора. Әле яңа гына Сибайда каршылык чаралары уздырып, анда да аны утка тоткан иделәр. Шуннан соң депутат Сибайга кайтып район түрәләре һәм милиция башларының “сабагын укытып” китте.

Михаил Бугера фикеренчә, Андрей Назаровны чакыртып кайтарып булмый, ләкин аны “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгарып була. Бугера Назаров кайчандыр күмәкләп бер кызны көчләүдә катнашкан һәм бу турыда телевизион тапшыру булды дип, шуның өчен депутатны фиркадән чыгару кирәклеген күтәрде. Аның сүзләренчә, Назаров көчләү өчен хөкем ителгән булган. Ул моны яшереп фирка исемлеге буенча депутат булып үткән. Аны фиркадән чыгарсаң, ул мандатсыз калачак. Ләкин башка депутатлар бу мәсьәләне әлегә карамаска булдылар.

Сибайда булган хәлләргә Русия президенты каршындагы җәмәгатьчелек шурасы да игътибар итте. Җәмәгатьчелек шурасы әгъзасы Павел Астахов моны Русиянең иминлегенә каршы дип бәяләвен әйтеп, чараны оештыруда катнашы булган рәсми кешеләрнең җәзага тарттырылачагын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG