Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Русиягә бурычны түләргә кушты


Украина президенты Виктор Ющенко хөкүмәткә Русиягә булган газ бурычын түләргә кушты. Киевта Милли Иминлек һәм Саклану Шурасы каршында чыгыш ясап, Ющенко, премьер-министр Юлия Тимошенконы бурычларны түләү өчен бер ни дә эшләмәүдә гаепләде.

"Берничә көн элек сез газ тирәсендә бәхәсләр чишелде, дип сөйләдегез. Димәк 5 көн эчендә бөтен мәсьәләләрнең чишелгәнен, шул санда бурычларның да хәл ителгәнен күрсәтергә тиешсез. Илнең эчендә бер нинди дэ бурыч юк. Кулымда булган мәгълүматка караганда илдәге кулланучылар газ өчен 100-103% түләгән. Табыгыз ул акчаны," диде Ющенко.

Кичә Русия президенты Дмитрий Медведев Украинаның Газпромга 2.4 миллиард доллар бурычы бар, дип белдерде. Украинаның дәүләт ширкәте Нафтогаз, Газпромга бурычлары булмавын белдерде. Бары тик Украинага Русия газын сатучы арадашчы ширкәт РосУкрЭнергога 1.26 миллиард доллар бурычлы булганын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG