Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган туенда шартлауда 8 кеше үлде


Әфганстанның төньягындагы Пәрван вилаятендә туй мәҗлесе барган урынга билгесез кешеләр граната атып кимендә 8 кеше үлде, 60лап кеше яраланды. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Рәсмиләр әлегә шартлаулар өчен кемнең җаваплы булганын белдермәде. Президент Хәмид Карзаи һөҗүмне "вәхшилек" дип атады һәм гаепле булганнарны табарга чакырды.

АКШ саклану министры Роберт Гейц 2009 елда Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәреләчәк, дип белдерде. Хәрби көчләр илдә киләсе көз үтәчәк сайлаулар алдыннан тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Гейц Канадада барган Әфганстанга хәрби көчләр җибәргән илләрнең саклану министрлары очрашуында әйтте.
XS
SM
MD
LG