Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина яңа елда газсыз калырга мөмкин


Газпром ширкәте вәкиле Сергей Куприянов журналистларга, яңа килешүләр төзелмичә Украинага яңа елда газ җибәрелмиячәк, яңа килешүләр исә бурычлар түләнми торып төзелмиячәк, дип белдерде. Русия чыганакларына караганда бурычның күләме 2.5 миллиард доллар. Бурыч түләнгәч тә, Русия Украина белән яңа килешү төзергә әзер, диде Куприянов.

Украина бурыч андый зур түгел, дип белдерә. Бу аерманы Куприянов, Украина күптәнге бурычларны гына саный, Русия исә бүгенге көндә Украинага барган газны һәм түләүләре соңга калган бурычлар өчен җәза-штрафларны санап хисаплый, дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG