Чөнки “гөлчәчәк инкыйлабы” вакытында бирелгән вәгъдәләр якты киләчәккә ышандырды.
2003 елның 22 ноябре көнне 35 яшьлек юрист Михаил Саакашвили Грузия парламенты бинасы янына халыкны каршылык чараларына алып чыкты. Аның тарафдарлары президент Эдуард Шевардандзе файдасына парламент сайлаулары хәрәмләшү белән узды дип белдерде. Телевизион каналларда туры эфирдан Саакашвили “Шевардандзе эшеннән китәргә тиеш”, диде.
Шеварднадзе әлбәттә каршы килеп китмиячәген әйтте, әмма урамнан кулларына гөлчәчәк тоткан халык яңа парламентның беренче утырышына бәреп кереп Шеварднадзе чыгыш ясаганда, “Син эшеннән китәргә тиеш”, дип башта аны мөнбәрдән куып төшерде. Ә аннан Шевардандзе парламент бинасыннан китәргә мәҗбүр булды. Парламентның элекке спикеры Нино Бурджанадзе үзен вакытлыча президент вәкаләтләрен башкаручы дип игълан итте.
Оппозиция тарафдарлары хөкүмәт биналарын басып алды. Русия тышкы эшләр министры Игорь Иванов катнашлыгында ул чакта Шеварднадзеның оппозиция вәкилләре белән сөйләшүе узды һәм ул эшеннән китәчәген игълан итте.
Саакашвилины президент итеп сайлау 2004 елның гыйнварында узды һәм ул 96 процент тавыш җыйды.
Ул елларда яңа җитәкче күп вәгъдәләр бирде. Әмма биш ел узгач халыкның ул чактагы дәрте әкренләп сүнде. Чөнки вәгъдәләр үтәлмәде, якты киләчәккә өметләр сүрелде. Бу гына да түгел 7 августтагы Көньяк Осетия низагыннан соң күпләр Русия белән сугыш башланыр дип курыкты. Гомумән бу низаг Грузиядәге хәлләрне төптән үзгәртте дип саный халык. 1990 елларда Русия ярдәмендә автономия буларак аерылган Көньяк Осетия белән Абхазияне элегрәк Грузия эчендә калыр дип өметләнсәләр, хәзер инде моңа беркем дә ышанмый.
“Биш елдан соң без тагын да күбрәк җирләребезне югалттык. Әлбәттә кайбер алга китеш бар. Мисал өчен, юллар яхшырды. Әмма беренче чиратта мөһим булган әйберләрне без югалттык. Һәм аның кайчан кире кайтачагын Алла гына белә”, ди Мамука Джевенетадзе.
Кайберәүләр инглиз телендә иркен аралашкан Саакашвили беренче чиратта үз халык проблемаларын хәл итү урынына игътибарны тышкы сәясәткә юнәлтә дип зарлана. Чөнки Грузиядә эшсезләр саны арта, коррупция чәчәк ата.
4 ел элек кенә Шеварднадзены сүз иреген кысуда һәм илдә демократия булмауда гаепләгән Саакашвили үзе үк 2007 елны каршылык чараларына чыккан халыкны куып тарату өчен полициягә газ һәм резин пулялар куллануга йөкләмә бирде.
Әгәр элек Саакашвили дөньякүләм җәмәгатьчелек тарафыннан якланып килсә, 2007 елның ноябрендәге бу вакыйгалардан соң Тифлисның НАТО һәм Европа Берлегенә керү мөмкинлекләрен артка чигендерде.
2008 елның гыйнварында узган сайлауларда Саакашвили 52 процент тавыш җыйды. Бу 4 ел элек белән чагыштырганда бермә-бер аз. Саакашвилиның тарафдарларының да күпләре аның сәясәте белән килешмичә президенттан читләште. Шуларның иң танылганы – “гөлчәчк инкыйлабын” оештыруда катнашкан парламентның элекке спикеры Нино Бурджанадзе.
Саакашвилига алмашка килергә мөмкин дип фаразланган Бурджанадзе 23 ноябрь көнне “Демократик хәрәкәт – Бердәм Грузия” дигән яңа оппозиция партиясенең корылтаен уздырды. Ул “гөлчәчк инкыйлабы”нда биргән вәгъдәләр әле дә тормышка ашмавына борчылу белдерә.
“Ул вакытта узган вакыйгалар әле дә бик мөһим. “Гөлчәчәк инкыйлабы”ның төп максатлары илне үсешкә китерү иде. Кызганычка аларның күбесе тормышка ашмый калды. Инде биш ел узуга карамастан, без әле хаман демократия, сүз иреге, гадел мәхкәмәләр булдыру турында сүз алып барабыз. Бу “гөлчәчәк инкыйлабы”ның төп бурычлары иде. Әмма алар үтәлмәде”, ди Бурджанадзе.
Шуңа да карамастан, кайбер грузиннар Саакашвилиның вәгъдәләрен үтәмәве ил алдында катлаулы бурычлар торуы белән бәйле дип саный.
“Әлбәттә эшсезләр саны күп булуы һәм яшьләр арасында наркоманнарның артуы бик начар күренеш. Моңа хакимият игътибар итәргә тиеш. Әмма шундый кыска вакытта эчендә төптән үзгәрешләр кертү мөмкин түгел. Биш ел элек ил бөтенләй баткаклыкта иде. Әлбәттә әйтәсе җиңел, әмма эшләгәнне дә күрә белергә кирәк”, ди грузинлы Нона Гамбашидзе.