Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурджанадзе: "Без хакимияттәгеләрне китәргә мәҗбүр итү өчен берләшәбез"


Грузиянең яңа “Демократик хәрәкәт – Бердәм Грузия” оппозиция оешмасы җитәкчесе Нино Бурджанадзе белдерүенчә, алар хакимиятне алмаштыру һәм илне берләштерү өчен көрәшәчәкләр.

Хәрәкәтнең оештыру корылтаендагы чыгышы алдыннан Бурджанадзе Көньяк Осетия низагы вакытында үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алырга чакырды.

Элекке спикер Грузия хакимиятенең сугышта җиңелүенә карамастан һаман да җитәкчелектә калуына аптыраш белдерде.

“Без тыныч һәм демократик юл белән, ягъни сайлау нәтиҗәсендә аларның хакимияттән җибәрү өчен берләшәбез, ди Бурджанадзе. – Без сугышта җиңелдек, җирләребез басып алынды – йөзләгән грузин һәм осетин үлде. Мин Грузиянең таркалуы белән килешмим. Безнең бурычыбыз илне берләштерү”.

Нино Бурджанадзе яңа сайлау уздырып җитәкчелекне алмаштыруны таләп итте.

Корылтайда АКШ, Бөекбритания һәм башка чит ил вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG