Accessibility links

Кәгъбә япмасының бер кисәге Казанда сакланчак


Русия Ислам университетының матбугат хезмәте вәкиле белдерүенчә, Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчесе Татарстан мөселманнарына Кәгъбә япмасының бер кисәген бүләк итәчәк.

Аның әйтүенчә, илче Гали Хәсән Җәгъфәр бу бүләкне Русия Ислам университеты оешуга 10 ел тулу уңаеннан 26 ноябрьдә Кол Шәриф мәчетендә намаз укыганнан соң бүләк итәчәк.

Ул күмәк намазда бәйрәм тантаналарының кунаклары – Ислам конференциясе оешмасы, Русия мөфтиләр шурасы, Иран, Катар, Төркия вәкилләре һәм Татарстан имамнары, гади мөселманнары да катнашачак.

Кәгъбә япмасы кисәге Кол Шәриф мәчетендә сакланачак һәм аны теләгән һәркем күрә алачак дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG