Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” нигә җиңеп җиңелә?


Узган шимбәдә "Рубин"ны Русия чемпионы булу белән котладылар. Шул ук көнне ул 3 нче уенда җиңелүгә дучар булды.

“Рубин”ның соңгы 3 нче уенда “Локомотив”ка оттыруында мин бернинди гаҗәп хәл күрмим”, диде Татарстанның спорт журналисты Радик Сабиров. Моңа Казан футбол такымының да әллә ни исе китмәде кебек, чөнки шул ук көнне җиңелүдән соң җиңү, ил чемпионнарын котлау тамашасы көтә иде.

Казан такымының тиз генә тауның иң биек ноктасына менеп, кинәт аска тәгәрәвеннән соң Русия һәм Татарстан матбугатында алар чемпионлыкны сатып алган, кеше көлкесе, бер такымның да җиңгәннән соң 3 тапкыр җиңелгәне булмады, дип шаулады. Бу бик сәер хәл булып күренде. Билгеле спорт журналисты: “Мин монда бернинди гаҗәп хәл күрмим” дигәч, аннан тулырак аңлатма бирүен сорадык. Чөнки Радик Сабиров аларның барлык уеннарын күзәтеп барган, соңгы уенда да булган.

“Чемпионат дәвамында такым каты басым астында булды. “Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!” Уенчылар да, тренирлар да ялгышу мөмкинлеге булмавын аңлаган хәлдә бөтен уеннарга да бик нык әзерләнеп чыктылар. Чемпион булуга бу басымнан арындылар. Корбан Бердыев үзе дә әйтте, безнең такым җиңүдән, шатлану хисеннән арына алмый әле, ди. Бу чыннан да шулай,”диде ул.

Бу уңайдан “Рубин”ның тугры җанатары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев эчендә булган борчуын уенчыларны тәбрикләү тантанасында шаяртып, “Әгәр без чемпион булганнан соң калган 3 уенда да откан булсак, беркем дә гаҗәпләнмәс иде. Ләкин без бөтен дөньяны гаҗәпләндердек, чөнки без оттырдык!”, диде.

“Рубин”ның соңгы 3 уенда җиңелүенең сәбәпләрен эзли китсәк, монда көндәшләрнең көчле булуы нык сизелгән. Аларның да чемпионатта лаеклы урыннар аласы килгән, ди Радик Сабиров.

Җиңелеп җиңүгә кире әйләнеп кайтсак, 50 еллык юбилеен бәйрәм итүче “Рубин” такымына алтын медальләр тапшыру тантанасында республика президентыннан тыш, Мәскәү түрәләре, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры Марат Бариев, “Татэнерго”,“ТАИФ” ширкәтләре башлыклары Илшат Фәрдиев һәм Альбер Шиһәбетдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. “Рубин”ны котлау тантанасында Минтимер Шәймиевка Русия футбол берлеге исеменнән футбол буенча ил чемпионатының алтын медале тапшырылды. Татарстан президенты үз чыгышында шулай ук “Рубин”нарга Европа уеннарына күчәргә хәер-фатиха бирде, “Сез башка җиңелә алмаячаксыз, чөнки лимитыгыз бетте!”, дип тә өстәп куйды Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG