Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хөкүмәте Ситигрупны коткара


АКШ хөкүмәте дөньядагы иң зур банкларның берсе Ситигрупны коткару планын игълан итте.

Бу планның бер өлеше буларак хөкүмәт банкның 20 миллард долларлык хиссәләрен сатып ала һәм барлыгы 306 миллард долларлык кредитларны гарантияли.

Узган атнада финанс кыенлыклары турындагы борчылулар сәбәпле Ситигруп хиссәләренең бәясе 60 процентка төште.

АКШ президенты Джодж Буш бу коткару планы турында президент итеп сайланган Барак Обама белән киңәшкәнлеген һәм үз идарәсенең зарур булган очракта өстәмә чараларга әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG