Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблея корылтае булды


Башкортстан халыклары ассамблеясының алдагы елның июнендә корылтае булачак.

Бу турыда республика президентының фәрманы булды. Башта ассамблея корылтае 2007 елның августына билгеләнгән иде, артабан 2008 елның азагына күчерелде. Инде килеп, алдагы елда булачагы мәгълүм булды. Корылтайны күчерүне рәсми аңлатучы юк. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре моны татар конгрессына була дип фаразлый.

Эш шунда, Башкортстан татарлары конгрессы республика хакимиятенең кесәсеннән чыккан иде. Ассамблея исә республикадагы төрле халыкларның оешмаларын берләштерә. Әлеге чыганаклар алдагы ел башында хакимият татар конгрессы корылтаен уздырып, үз кешесен билгеләмәячәк дип фаразлый.

Аңа караганда, бу турыда Бөтендөнья татар когрессы җитәкчеләре дә белә һәм җитәкче булырлык уртак кешене эзли. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының бертөркем әгъзалары якын көннәрдә Казанга барып, бу мәсьәләдәге аңлашылмаучылыкны чишәргә җыена.
XS
SM
MD
LG