Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр Белорус, Украина, Казакъстанны якын күрә


Русия халкының яртысы диярлек - 48 проценты Белорусны дус ил дип саный.

Бөтенрусия халык фикерен белешү үзәге русиялеләрнең элекке совет республикаларына мөнәсәбәтен сорашкан.

Бу фикер белешүдә катнашканнарның 33 проценты Казакъстанга, 22 проценты Украинага карата уңай фикердә.

37 процент Русиянең Беларус белән, 29 процент Украина белән, 24 процент Казакъстан белән дәүләтара берлек төзүен яклый.
Балтыйк илләренә карата исә 4 процент кына уңай фикер белдергән.
XS
SM
MD
LG