Июнь аенда “Татнефтепром” ширкәте акционерларының еллык җыелышы уздырылган иде. “Укртатнафта” 73% акцияләр хуҗасы булса да, аны бу җыелышта катнаштырмадылар.
2007 елда Украина мәхкәмәсе карары нигезендә “Укртатнафта” белән Сергей Глушко урынына Павел Овчаренко җитәкчелек итә башлады. Әмма ширкәт акционерлары моның белән килешмичә, Овчаренконы башлык итеп танымый. Шунлыктан ул акционерлар җыелышына да кертелмәде. Биредә кабул ителгән карарларны дөрес түгел дип тану өчен “Укртатнафта” җитәкчелеге Татарстанның арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Акционерлар җыелышынада “Укртатнафта”ның элекке җитәкчесе Сергей Глушконың мөдирләр шурасы рәисе итеп сайлануы “Укртатнафта”ның хәзерге җитәкчелегенә ошамый. Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләр исә, мөдирләр шурасында Глушконың булуын теләми. Әмма 24 ноябрьдә республиканың арбитраж мәхкәмәсе “Укртатнафта” җитәкчелегенең мөрәҗәгатен кире какты.
“Укртатнафта”ның Татарстанга караган 18% акциянең язмышы әлегә билгеле түгел. Майда “Татнефть” Украинадан 1 миллиард доллар таләп итеп Женева мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе карары нигезендә бу акцияләр 25 июльдә кулга алынган.