Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи гаскәрләрне чыгару вакытын белергә тели


Әфган президенты Хәмит Карзаи БМО Иминлек Шурасы вәкилләре белән очрашуда халыкара җәмәгатчелекнең Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләвен таләп итте.

Карзаи идарәсе белдерүенчә, президент шура вәкилләренә АКШның Әфганстанда террорга каршы сугышны ни кадәр дәвам итәчәген белергә теләвен яки Талибан гыйсъянчылыгы белән сәяси килешүгә ирешергә тырышачагын әйткән.

Әфганстандагы вәзгыятьне бәяләү өчен килгән бу төркемдә АКШның БМО дагы илчесе, Әфганстанда туган Залмай Халилзад та бар.
XS
SM
MD
LG