Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xәйрия оешмасы террорчылыкны яклауда гаепле табылды


АКШта, бер вакытлар илнең иң зур мөселман ярдәм оешмаларыннан саналган "Изге җир" исемле хәйрия оешмасы террорчы төркемгә ярдәм күрсәтүдә гаепле табылды.

Техас штатында узган мәхкәмәдә, Американың "Изге җир" исемле мөселман ярдәм оешмасы һәм аның биш вәкиле Фәләстин хамас сугыш төркеменә ярдәм күрсәтүдә гаепле табылды.

Oешма узган ел Газзә Cызыгындaгы идарәне үз контроленә алган хамас төркеменә, 12 миллион доллар акча күчерүдә гаепләнде.

Әлеге мәхкәмә эше, террорчылык белән көрәшүне максат куйган Буш хакимияте өчен, вазифадан аeрылыр алдыннан торрорчлыкка каршы казаныш алган соңгы җиңү дип карала. Әлеге дәгъва 2001 елда булган 11 сентябрь һөҗүменнән соң Америкада террорчылыкка каршы ачылган иң зур мәхкәмә эше.

АКШ хәрби рәсмиләреннән Патрик Рован, әлеге дәгъваны - террорчы төркемнәргә иганәчелекне туктатуда нәтиҗәле адым буларак атады. Рован, мәхкәмәнең бу карары халыкка инсани ярдәм җыю максатында оешкан оешмаларның, җыелган ярдәмне террорчы төркемнәргә иганәчелек эшендә куллана алмыячагын күрсәтүдә мөһим адым булды дип әйтте.

Хәйрия оешмасы вәкилләре исә дәгъваның яңадан каралуы өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Хәйрия оешмасы әгъзалары җыелган акчаның Фәләстиндәге мөселман гаиләләрeнә ярдәм итү максатында бирелүен алга сөрә. Мәхкәмә шулай ук оешманың элекке башлыгы Хәсән Әлаши һәм оешманың элекке идарә бүлеге башлыгы Шөкри Әбу Бәкерне, акча юу һәм салым түләмәү кебек 69 төрле дәгъвада гаепле тапты.

Хамас, АКШ хакимияте тарафыннан 1995 елда террор оешмасы исемлегенә кертелгән иде. Хамас төркеменә ясалган һәрбер ярдәм шул исәптән канунсыз санала.

Далласта узган мәхкәмә утырышында, хәйрия оешмасына турыдан туры террорчы гамәлләрне яклаү гаебе ташланмады. Ләкин оешма инсани ярдәмнәр өчен җыелган акчаны - үз сәяси көчен иҗтимагый юнәлештән күбрәк сугышчы харәкәткә юнәлгән Xамас төркемен яклаүда гаепле табылды. Оешма әгъзаларына нинди җәза биреләсе исә, алдагы көннәрдә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG