Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта финанс кризисына каршы өстәмә акча бирелә


Финанс кризисына каршы яңа чаралар күрү өчен АКШ үзәк банкы өстәмә 800 миллард доллар бирәчәген белдерде.

Үзәк банк ул акчаның 600 миллаарды илнең иң зур һипотека ширкәтләренең бурычларын һәм берәр ничек дәүләт гарантиясендә булган һипотека бурычларын сатып алуга, 200 миллиард долларны куланучыларга һәм зур булмаган кәсепчелеккә кредитлар өчен бирәчәк.

АКШ финанс министры Һенри Полсон "Миллионнарча американ үзләренең төп кредит ихтыяҗлары өчен мөмкин арзанлы финанслау таба алмый. Кредит процентлары арта. Гаиләләргә көндәлек сатып алулар өчен финанслар кыйммәтләнә. Кулланучыларга арзанлы кредит җитмәү сәбәпле сатып алу да кими һәм нәтиҗәдә безнең икътисадыбыз көчсезләнә," -диде.

Кредитлар кризисы сәбәпле финанс оешмалары бурычка акча бирергә теләми, нәтиҗәдә иктисад тагын да ныгърак акрыная.
XS
SM
MD
LG