Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православлар патшага: "Бездә - мәчет, сездә - чиркәү"


Мөселманнарга Мәккәгә юл туры, мөселман булмаганнар Җиддәгә борыла
Мөселманнарга Мәккәгә юл туры, мөселман булмаганнар Җиддәгә борыла

Согуд Гарәбстаны патшасы Мәскәүдә мәчет төзү тәкъдиме белән чыкканнан соң, Русия православлары Риядта чиркәү булдыруны сорап ачык хат юллады.

Алар гаделлек булсын өчен Согуд Гарәбстанында христианнарга чиркәү төзелергә тиеш дигән фикердә тора. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Мәккә һәм Мәдинәгә христианнарны кертмәү чикләре бетерелсен, христианнарга тәреле муенса тагып йөрү рөхсәт ителсен һәм мәктәпләрдә христиан дине нигезләре укытылсын иде дип тә өсти алар үз хатында.

Бу шартлар кайбер мөселманнарны аптырашта калдырган. Мисал өчен Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния идәрәсе җитәкчесе Нәфыйгулла Аширов әйтүенчә, Согуд Гарәбстаны христианнарына чиркәү төзүне Мәскәүдән хәл итү бик үк гадел түгел.

“Мәскәүдә мәчет төзүе бу Русия мөселманнарының күптәнге таләбе. Чөнки 2 миллион мөселманга бары 4 мәчет кенә бар. Ә Согуд Гарәбстанында чиркәү төзүне андагы христианнар сорарга тиеш. Әгәр алар бу мәсьәләне күтәрсәләр, әлбәттә хакимият тарафыннан ул каралыр иде”, ди Аширов.

Аның әйтүенчә, Мәскәү мөселманнары инде мәчет төзүне 10-15 елдан артык сорый. Күп вакытта мәсьәлә акчага килеп төрәлә. Шуңа да карамастан православлар фикеренчә, Русиядәге мөселманнар өчен барлык шартлар да бар, алар Гарәбстандагы христаннарга да булдырылырга тиеш.

Әлбәттә Русиядә мөселманнар өчен барысы да эшләнә дигән сүз белән Ислам тарафдарлары килешеп бетми.

Нәфыйгулла Аширов: Согуд Гарәбстанында чиркәү төзү андагы христианнар таләбе булырга тиеш
“Русиядәге барлык татар-башкортлар мәктәпләрдә православ дине нигезләре укытылуына каршы чыга. Әмма инде хәзер православ дружиналарын булдыру турында сүз бара. Бу акылга сыя торган гамәлләр түгел, чөнки алар дәүләтне юкка чыгаруга алып бара. Башта дини, милли нигездә дружиналар булдырылса, аннан инде бу армиягә, башка өлкәләргә күчәргә мөмкин”, ди мөфти Аширов.

Аның сүзләренә караганда, Урыс православ чиркәвенең инициативалары Русиядәге төрле дин вәкилләре арасында низаг тудыруга алып барачак. Ә гарәп илләрендә төрле дин вәкилләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барысы да эшләнә дигән фикердә тора Аширов.

“Владимир Путин Үрдүнгә килгәч аңа Русия православ чиркәве бүлеген төзү өчен иң кыйммәтле урында 2 гектар җир бирелде. Берләшкән Гарәп Әмирлегендә шулай ук православ чиркәүләре төзелеп ята. Гарәп дәүләтләре бер дингә дә каршы түгел. Ихтыяҗ булса алар чаралар күрә”, диде мөфти.

Русиядә исә мөселман гыйбадәт йортлары төзелешенә каршы чыгучылар әледән-әле очрап тора. Мисал өчен язучы Дмитрий Володихин мәчет төзегәнче, беренче чиратта, Мәскәүдә православ чиркәүләре булдырырга кирәк дигән фикердә.

“Мәскәү ул гомер-гомергә христиан шәһәре булды һәм монда өстәмә мәчетләр салу түгел, ә чиркәүләрне төзекләндерү һәм аларны Урыс православ чиркәвенә кайтару проблемасы тора”, ди Володихин.

Аның фикеренчә, бары православ чиркәүләрен рәткә китереп бетергәч кенә инде мәчет төзү турында уйларга мөмкин.
XS
SM
MD
LG