Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты АКШ белән иминлек килешүен раслады


Гыйрак парламенты американ хәрбиләренә илдә тагын 3 елга калу вәкаләте бирүче АКШ-Гыйрак иминлек килешүен раслады.

Парламент рәисе Мәхмүт әл-Мәшһәдәни зур күпчелек, парламент утырышында катнашкан 275 вәкилнең 220-се килешүне хуплады диде.

Килешү нигезендә АКШ көчләре Гыйрак шәһәрләреннән 30 июньгә, илдән тулысынча исә 2012 елның 1 гыйнварына чыгарга тиеш.

Гыйрак АКШ көчләрен ныклап күзәтәчәк.

Хәзер килешүне президент шурасы расларга тиеш.
XS
SM
MD
LG