Accessibility links

Газга бәя төшәрме?


Кыш якынайганда газның бәясе ике тапкырга артачак дигән куркытуларга карамастан, соңгы айларда нефть бәяләренең төшүе белән газ бәяләре дә кимеячәк дигән өмет туды.

Элек газ турында сөйләгәндә аның дөньядагы иң чиста һәм иң арзан энергия чыганагы булуы телгә алына иде. Моннан бер ун ел элек газның мең кубометры 35-40 долларга сатылса, хәзер бу бәя 2008 елның ахырына якынайганда күп кенә Европа илендә 500 долларга кадәр җитте.

Соңгы көннәрдә нефть бәяләренең шактый төшүе күрелә, аның югынтысы кичекмәстән газга да тәэсер итәр дигән өметләр булса да бу яңа елдан бер ничә ай узгач кына сизелә башлар дигән фараз куя белгечләр.

Оксфордтагы энергия өйрәнуләре институты мөдире Йонатан Стерн: "Газ бәяләрендәге үзгәреш иң якын арада дигәндә, киләсе елның беренче чирегендә билгеле булыр. Мәсәлән нефть бәяләре төшүнең тәэсере дә әле соңгы айларда гына хис ителә башлады, шул исәптән газ бәяләренең кимүе өчен дә, 2009 елның март яисә апрель аена кадәр күтәргә туры килер", ди.

Газ бәяләренең төшәчәге турында рәсми белдерү исә Русиянең иң зур газ ширкәте Газпромның башлыгы Алексей Миллердән килде. Ул бу ай башында ясаган чыгышында газ бәяләренең кимиячәген белдерде. Бу хәбәргә Газ ихтияҗының 40 % Газпромдан алган Европа Берлеге бик шатланды.

Ләкин бу хәбәрнең әлегә бик ук тәэсере юк. Ник дигәндә ел ахыры якынайганда яңартылган килешүләр агымдагы бәяләренә нигезләнгән. Газпром хәзерге вакытта, Казакъстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан кебек Үзәк Азия илләре белән ел ахыры килешүләрен тәмамлап килә.Үзәк Азия илләре 2009 ел бәяләрен билгеләгәндә бәяләрне арттыру таләбен дә куя. Газпром хәзергәчә мең кубометр өчен 150-185 доллар түли иде.

Газпром шул ук вакытта Украина һәм Беларус белән дә ел ахыры якынайганда килешүләрне яңартырга җыена. Газпром бу илләргә Европага караганда газны күпкә арзанрак сата. Шулай да газпром белән Үзәк Азия илләре арасында килешү тәмамланганчыга кадәр Украина һәм Беларус өчен бәяләрне хәзердән ук билгеләү мөмкин түгел. Шул уңайдан килешу барышында шартлар яңадан күздән кичерелә.

Украина белән Русия арасындагы газ килешүен быел киеренке төстә дәвам итә. Русия Украинадан башта узган еллардан калган бурычларын түләргә сорый. Русия бурычлар түләнмәгән очракта 2009 килешүе имзаланмаячак дип кисәтә.

Дмитрий Медведев, газпром башлыгы Алексей Миллер белән киңәшләшә

Русия президенты Дмитрий Медведев, газпром башлыгы Алексей Миллер белән киңәшләшкәннән соң ясаган чыгышында, Украина бурычның шактый күп булуын билгеләп узды: "Украинаның безгә шактый зур күләмдә бурычы бар. Якынча 2 миллиард 400 миллион тирәсе. Әлбәттә бу акча күп кенә ил һәм ширкәт өчен зур акча, шул исәптән Газпром өчен дә", ди .

Украина белән Газпром арасындагы килешү декабрь аенда дәвам итәр дип көтелә. 2006 елда булган кебек ук, газдан мәхрүм калу яисә бәяләрнең артып китүе куркынычы белән Украина бурычның бер өлешен Русиягә түләргә ризалашты.
XS
SM
MD
LG