Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Кубада сөйләшүләр үткәрә


Латин Америкасында сәфәрдә йөрүче Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүнең Салкын Сугыш чорындагы беректәше Кубада элекке Куба башлыгы Фидел Кастро белән очрашты.

Атнакич Һабанага килгәч Медведев башта президент Рауль Кастро белән сөйләште.

Куба дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, ике җитәкче Куба белән Русия арасында бәйләнешләрне, бигрәк тә икътисадый хезмәттәшлекне торгызу кирәклеге турында килешкән.

Тарафлар энергия өлкәсендә хезмәттәшлек турында да сөйләшер дип көтелә.

Бу Русия илбашының Кубага 2000 елдан соң беренче сәфәре.

Кубага килер алдыннан Медведев Венесуелада тукталып ул илгә тыныч атом энергиясен кулланырга ярдам итү турында килеште.

Русия-Венесуела сөйләшүләрендә нефть өлкәсендә хезмәттәшлек һәм Венесуелага Русия сугыш коралларын сатуның киләчәге дә каралды.
XS
SM
MD
LG