Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранның Бушер төзелешендә эшчеләрен арттыра


Русиянең Росатомстройэкспорт ширкәте Иранда төзелә торган беренче атом электр станциясендә хезмәткәрләр санын кимендә 25 процентка арттырачагын белдерде.

Тиздән станция атом реакторын эшләтә башлауга әзер булачак.

Ширкәт белдерүенчә, төзелеш тәмамланып килә һәм аны эшләтә башлау эшенә керешкәннәр.

Белдерүдә проектның яңа өлеше, реакторны кабызуга әзерләү өчен хәзерге 1600 хезмәткәр урынына 2000-нән артык хезмәткәр кирәк диелә.

Росатом дәүләт ширкәте башлыгы Сергей Кириенко Иранда Бушер атом электр станциясен төзү 2009 елда тәмамланачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG