Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Төркия президентлары очрашты


Төркманбашы – Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм Төркия президентлары шимбә көнне Каспи диңгезе буендагы Төркманбашы шәһәрендә очрашып, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм Набукко газ үткәргече проектында катнашу мәсьәләсен тикшерде.

Европа Берлеге тарафыннан алга сөрелгән Набукко үткәргече аша, Русия һәм Иранны уратып, Европага елына 31 миллард кубометр газ куылыр дип көтелә.

Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм Төркия бу проектта мөһим урын алып торачак.
XS
SM
MD
LG