Accessibility links

Зюганов Русиянең эчке сәясәтенә тәнкыйть белдерде


Мәскәү – Шимбә көнне Мәскәүдә коммунистлар партиясенең корылтае үтте. Партиянең юлбашчысы Геннадий Зюганов анда чыгыш ясап, илнең хәзерге җитәкчелеге алып барган эчке сәясәткә тәнкыйть белдерде. Икътисади кризис безгә социалистик җәмгыять кирәклеген кабат күрсәтте, диде ул.

Корылтайда партиянең яңа програмы тикшерелде һәм яңа җитәкчеләр мәсьәләсен каралды. Зюганов җитәкчелеккә яшьрәк буын вәкилләрен җәлеп итергә кирәк диде. Берүк вакытта ул юлбашчы урыныннан китергә җыенмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG