Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда тагын бер үтерелгән кызның гәүдәсе табылган


Грозный – Чечняның Гудермес райнында тагын бер үтерелгән кызның гәүдәсе табылган. Чыгышы белән Алхан-Йорт авылыннан 18 яшьлек бу кыз, Грозныйда яшәгән булган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, башта аның башына атканнар, аннары яндырып киткәннәр.

Булган мәгълүматка караганда, сишәмбе көнне аңа билгесез кеше шалтыратып, урамга чакырган. Шуннан соң аны күрүче булмаган.

Бу инде җиденче шундый очрак булды. Чәршәмбедә башкала Грозный тирәсендә 20 белән 30 яшь арасындагы алты яшь ханымның гәүдәсе табылган иде.

Тикшерүчеләр фаразына караганда, кемдер бу кызларны "әхлаксыз кыланышлары өчен" дип үтергән булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG